“Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый”: хокукый нигез булу мәҗбүри

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Сатып алынган товарны кире кайтарудан баш тартуны сатучы кулланучыга һәр вакыт хокукый нигездә дәлилләргә тиеш.  Кибеттә “Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый” дигән яки башка шундый  сылтама юридик көчкә ия түгел.

РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 4 матдәсе нигезендә, сатучы кулланучыга килешүдә күрсәтелгән сыйфатларга туры килгән товар тапшырырга тиеш.

Түбән Кама территориаль органының “кайнар линиясе” аша консультация сорап кулланучы шалтыратты. “Оптика” салонында көйдергеч күзлек сатып алдым. Икенче көнне үк ул сафтан чыкты. Сатып алганда бирелгән чекны сакламаганмын. Оптика салонында “Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый” дип язылган. Кимчелекләр табылган товарны кире кайтара аламмы?”

РФ Хакимияте карары (19.01.1998 №55) нигезендә “Кимчелекләре булмаган алмаштырырга ярамый торган һәм кире кайтарылмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге”нең 1 пунктына өй шартларында дәвалану һәм профилактика товарлары кертелгән. Көйдергеч күзлек өй шартларында күрү сәләтен дәвалау яки профилактика товары булып санала. Димәк, кимчелекләр табылмаган очракта ул кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый. Бу очракта товарның кимчелекләре ачыкланган, шуңа күрә  “Сатып алынган товарлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый” дигән кагыйдә туры килми. Товарның чегы булмау – товарны кире кайтаруга киртә була алмый. Кулланучыга күзлек акчасы кайтарлыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International