ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы “кайнар линия”сенә дару препаратларын алмаштыру яки кире кайтару тәртибен сорап кулланучы шалтыратты.
Кулланучы, дусты киңәше буенча, янәсе коронавирустан саклый дип, вируска каршы берничә төрдәге препаратлар сатып алган. Икенче көнне телевизордан коронавирустан дәвалаганда бөтен вируска каршы препаратлар да булышмый дигән хәбәрне ишетә. Шунда ук ашыгып сатып алган берничә препаратны кабат даруханәгә кире кайтарырга була. Даруханәдә, РФ Хакимиятенең “Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре” (№55) Карары нигезенә сылтама белән сатып алынган препаратларны кабул итүдән баш тарталар.
Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыга дару препаратларының аерым төр товарлар исемлегенә кергәнен аңлата. Дару препаратларының аерым статуска ия булуы, аларны сату, алмаштыру, кире кайтару берничә законда каралган:
Закон актларыннан аңлашылганча, сатып алынган дару препаратларын бары тик кимчелекләре булган очракта гына даруханәгә кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Икенче төрле итеп әйткәндә, башка куллану товарлары кебек дару препаратларын туры килмәгәнгә, кире уйлаганга гына кире кайтару, алмаштыру мөмкин түгел.