Яңа туган балалар өчен имезлек-термометр – кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар исемлегендә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Әгәр дә зурларның тән температурасын үлчәү тиз хәл ителсә, яңа туган сабыйлар белән хәлләр катлаулырак. Бу мәсьәләдә заманча технологияләр һаман алга атлый – күптән түгел сабыйларның температурасын үлчәүне җиңеләйтә торган имезлек-термометрлар барлыкка килде. Механизмы бик гади: балага имезлек каптырасы, бер минуттан алып карыйсы гына кала.

Түбән Кама территориаль органы “кайнар линия”сенә шәһәр даруханәләренең берсеннән киңәш сорап шалтыраталар. Кулланучы имезлек-термометр сатып алган. Берникадәр вакыттан соң ул аны кире кайтарып акчасын алырга тели. Янәсе, үзләренең иске термометрларын ремонтлаганнар һәм яңасы кирәк түгел. “Бу очракта нишләргә?”, -  дип сорый даруханә хезмәткәрләре.

Эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге белгечләре Россия Федерациясе Хакимиятенең “Комплектациясе, төсе, фасоны, форма размерлары туры килмәгәндә кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар Исемлеге” (№55, 19.01.1998.) карары нигезендә сатып алынган медицина иснтрументлары, аппаратлары һәм җиһазлары сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булган очракта кире кайтарылмавы һәм алмаштырылмавы турында аңлаттылар. Медицина товарлары дип медицина өлкәсендә кулланыла торган төрле инструментлар, аппаратлар, җиһазлар, материаллар санала. Бу исемлеккә профлактика, диагностика, дәвалану һәм медицина авыруларын реабилитацияләү, сәламәтлекне мониторинглый торган, медицина тикшерүе үткәрү җиһазлары һәм башка товарлар да керә. Димәк, бу очракта сатып алучы товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итә алмый.

Түбән Кама территориаль органында “кайнар линия” эшли. 8(8555) 36-63-76 телефон номеры буенча шалтыратып кулланучы хокукын яклау өлкәсендәге сорауларга җаваплар, аңлатмалар алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International