Автомобиль сатып алганда кайсыбер сатучылар опцион килешү тәкъдим итә: янәсе страховка исәбенә, яки башка сәбәпләр белән. Бу килешү страховакалау килешүенә берничек тә кагылмый, аңа 14 көнлек “суыту вакыты” билгеләнми.
РФ гражданлык кодексының 429.3 маддәсенең 1 пункты нигезендә, опцион килешү буенча бер як килешүдә күрсәтелгән эшчәнлек өчен түләүне таләп итә ала. Күрсәтелгән вакытта таләпләр куелмаса, опцион килешү үз көчен югалта. Статьяның 3 маддәсе нигезендә опцион килешү үз көчен югалтканнан соң, акчаны кире кайтару мөмкин түгел. Шулай да, баштан ук барысын да дөрес итеп эшләгәндә түләнгән акчаларны кире кайтару мөмкинлеге бар. Судка кадәр үк, килешү төзелгәч тә тиз арада опция сатучыга килешүне өзү һәм акчаны кире кайтаруны сорап гариза язарга кирәк. Моның өчен РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 32 маддәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Опцион килешү өчен акчаны кире кайтарудан баш тарткан очракта судка мөрәҗәгать итәргә була.