Кулланучылар читтән торып гражданнарны кабул итү барышында консультация алдылар

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе атна саен үткәрелә торган гражданнарны кабул итүне читтән торып оештырды. Кулланучылар белән аралашу Zoom (https://zoom.us) видеоконференция платформасында һәм телефон аша (WhatsApp) үткәрелде. Кулланучыларның сораулары җәйге вакытка планлаштырган туристик хезмәтләрдән баш тарту, сыйфатсыз аяк киеме сатып алу белән бәйле иде. Кулланучылар үз сорауларына төпле җаваплар алды. Бер кулланучы консультациядән соң электрон почта аша дәгъва проекты төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Киләсе кабул итү 2020 елның 21 апреленә билгеләнгән. Кабул итүгә алдан язылу 8(84342) 5-15-50 телефон номеры аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International