Үзизоляция вакытында товарларны кире кайтаруны ничек хәл итәргә?

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта күпчелек халык өчен товар сатып алу проблемага әйләнде. Кибетләр, сәүдә үзәкләре ябылды, анда сатып алынган товарларны кире кайтару мөмкин түгел.

Үзизоляция вакытында халыкның күпчелеге өйдә, һәм алар читтән торып товар сатып алуга өстенлек бирә. Бүгенге вәзгыятьтә туры килмәгән товарны кире кайтару андыйлар өчен дә зур мәшәкать. РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның (1992 ел, 7 февраль, №2300-I) 26.1 маддәсе нигезендә, сатып алучы товар тапшырылганчы ук теләсә кайсы вакытта аннан баш тарта ала, товарны алганнан соң ул җиде көн дәвамында кире кайтарыла ала. Әгәр дә сатучы читтән торып сатып алучыга товар турында мәгълүмат, аны кире кайтару шартлары турында хәбәр итмәсә, мондый товарны киләсе өч ай дәвамында сатучыга кире кайтарырга мөмкин.

Сыйфаты туры килгән, эшләми торган көннәр игълан ителгәнче читтән торып сатып алынган товарны ничек кире кайтарырга? Азык-төлек булмаган, сыйфаты туры килгән, ләкин төсе, габариты, фасоны туры килмәгән товарларны кулланучы алмаштыра яки сатучыга кире кайтара ала. Сатып алу көнен исәпләмәгәндә, моның өчен ундүрт көн вакыт бирелә. Товарны кире кайтару эшләми торган көннәр тәмамлангач мөмкин булачак.

Сыйфаты туры килмәгән читтән торып сатып алынган товарны кире кайтарганда түбәндәге таләпләрне куярга мөмкин:

  • товарны шундый ук маркадагы башкасына алмаштыру;
  • башка маркадагы шундый ук товарга алмаштыру (бәядәге аерманы түләү шарты белән);
  • сатып алган бәяне киметү;
  • товардагы кимчелекләрне бетерүне, ремонтка тотылган акчаны кире кайтару;
  • сату-алу килешүен туктатып, түләнгән бәяне тулысынча кире кайтаруны.

Техник яктан катлаулы булган товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы сату-алу килешүен өзеп, унбиш көн вакыт эчендә түләнгән акчаны кире кайтаруны, яки башкага алмаштыруны таләп итә ала. Бу таләпләр түбәндәге шарталар үтәлгәндә башкарыла:

- товарның кимчелеге ачыкланганда;

- товарның кимчелекләрен тиешле вакытта төзәтмәгәндә;

-товарның кимчелекләрен төзәткәч тә аның кабат сафтан чыккан очрагында.

Тагын бер тапкыр искәртәбез: законда каралган шартлар эшләми торган көннәр тәмамлангач башкарылачак.

РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законында бүгенге вәзгыять турында бер сүз дә әйтелмәгән. Хәзерге вакытта кире кайтарырга җыенмаган товарларны гына сатып алу киңәш ителә. Чөнки сезнең таләпләрегез үтәлү озаграк хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International