ТР Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кәефе бозылган кулланучы шалтыратты. Ул билгесез җитештерүчеләрдән кыйммәтле косметика сатып алган. Моның өстенә аны зур процентлар белән кредитка сатып биргәннәр. Эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре мондый фактлар белән таныш инде.
Кулланучыларны алдау системасы бик гади, ләкин аны исбатлау кыен. Телефон буенча гүзәл затларны бушлай косметик процедуралар ясау өчен чакыралар. Үзләре белән паспорт алып килүләрен сорыйлар. Косметик процедуралардан соң бушлай яки юнь генә бәядән косметика тупланмасын тәкъдим итәләр. Ләкин бер шарт белән: тиешле документларга кул куймый торып, бушлай бүләк тапшырылмый. Бушлай косметик тупланмасына ия булырга теләүчеләр укып та тормыйча, тәкъдим ителгән документларны имзалый. Ә берничә көннән почта аша кредит килешүен алалар. Ышанучан гүзәл затлар бушлай дип алынган косметиканың берничә дистә мең сум торганын аңлый.
Кулланучылар хокукын яклау законы нигезендә косметика кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар исемлегендә. Бу очракта алдау фактын исбатлау мөмкин түгел диярлек: килешү имзаланган.
Суд практикасында исә шушындый төр сату – алу килешүен туктатуга ирешү мисаллары бар. Еш кына аның сәбәбе булып аллергия тора. Кулланучылар алдау фактын исбатлап йөреп кредит килешүе нигезендә түләүләрне башкармый. Шуннан соң коллекторлар шалтырата башлый.
Катлаулы хәлдә калган ханымга косметология оешмасына дәгъва белдереп, сату-алу килешүен туктатуны таләп итеп хат язарга тәкъдим ителде. Ул ике нөсхәдә языла. Җавап бирүче як дәгъваны алу турында билге куярга тиеш.