Дөньяда гадәти булмаган эпидемиологик халәт күзтелгән бер вакытта кулланучылар туристик хезмәтләр күрсәтү килешүен өзүдә кыенлыклар кичерә. РФ "Кулланучылар хокукын яклау турындагы" Законда кулланучы теләсә кайсы вакытта туристик хезмәт күрсәтүен өзә ала диелсә дә, туристик операторларның барысы да кулга килеп кергән акчалардан аерылырга җыенмый.
РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 32 маддәсендә болай диелгән: кулланучы, башкаручыга чыгымнарны тулысынча түләгән очракта, хезмәт күрсәтүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Моннан аңлашылганча, кулланучының хезмәт күрсәтүчегә бернинди дә дәгъвасы булмаска мөмкин, димәк, килешүне өзү өчен сәбәпләр кирәк түгел. Ләкин төп шарт – кулланучы башкаручыны алдан кисәтергә тиеш, шуннан соң башкаручы теге яки бу хезмәт күрсәтүне туктатырга тиеш. Хезмәт күрсәтүчене язма рәвештә кисәтергә кирәк. Моның өчен заказлы хат аша дәгъва язып җибәрергә. Дәгъва язганда булган документларның копиясен дә беркетергә кирәк. Кулланучы таләбен үтәмәгән очракта, аның сәбәпләрен башкаручы да язма рәвештә җиткерергә тиеш. Әгәр дә хезмәт күрсәтүче ирекле рәвештә кулланучы таләпләрен үтәми икән, кулланучы суд яклавына хокуклы.