Кулланучы тоткан чыгымнарны кире кайтарарыга хокуклы

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына гражданин А. мөрәҗәгать итте: җиһазлар кибетендә ул 22000 мең сумлык диванга заказ биргән һәм аванс түләгән. Моннан тыш, диванны китереп бирү һәм җыеп кую хезмәтләре өчен дә 3600 сум акча  түләгән – кулланучы өстәмә чыгымнар тоткан. Диванны вакытында эшләп, вакытында китереп биргәннәр. Ләкин җыеп куйгач аның сыйфатсыз булуы ачыкланган. Кулланучы бу хезмәтләрдән баш тартырга карар кыла.

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыга килешүне өзеп, тоткан акчаларны кире таләп иткән претензия язуда ярдәм итә. «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 4 маддәсе нигезендә сатучы сатып алучыга тиешле таләпләргә туры килгән сыйфатлы товар тапшырырга тиеш. Шул ук Законның 29 маддәснең 1 пункты нигезендә, күрсәткән хезмәтләрдә җитешсезлекләр табылган очракта үз теләге буенча түбәндәге таләпләрнең берсе үтәлүенә исәп тота ала:

- күрсәтелгән хезмәтләрдәге җитешсезлекләрне бетерүне;

-күрсәтелгән хезмәтләр өчен бәяне киметүне;

-хезмәтләрне кабат түләүсез башкаруны яки шундый ук сыйфатта, шундый ук материалдан кабат эшләтүне;

 -күрсәтелгн хезмәтләрдә ачыкланган кимчелекләрне үз көче белән яки башка кешеләр көче белән бетерү өчен тоткан чыгымнарны кире кайтаруны

Башкаручы тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрдәге кимчелекләрне бетерү килешүдә күрсәтелгән вакыттан соңга калып башкарылган очракта кулланучы килешүне өзеп, тоткан чыгымнарны тулысынча кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Гражданин А.га сатучы диван ачкасын кире кайтарган, ләкин өстәмә чыгымнарны да кайтаруны “оныткан”. Кулланучы кабат территориаль орган хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Бергәләп судка мөрәҗәгать итү өчен документлар тутыралар. Хәзер бу эш буенча суд карары әзер: кулланучы хокукын бозу очрагы белән бәйле рәвештә, 6900 сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация һәм штраф билгеләнән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекцисенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларга ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Адресы:422000, ТР, Арча шәһәре, Банковская урамы 2а йорты. Телефон: 8(84366) 3-28-93.  Үзизоляция вакытында белгечләргә WhatsApp кушымтасы аша (8-987-297-15-87)  читтән торып та мөрәҗәгать итәргә мөмкин:  хәбәр җибәргәндә исем-фамилиягезне, адресны күрсәтергә һәм сорауны язарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International