Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе гражданнарны онлайн кабул итте

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Яңа вирус таралу куркынычы вакытында бу – мәҗбүри чара. Читтән торып үз сорауларын Яр Чаллы, Түбән Кама кулланучылары бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.

Мисал өчен, Түбән Камада яшәүче кулланучы туристик хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә мөрәҗәгать итте:

- Әле март башында ук август аена Италиягә юллама бронировать иттем. Юллама бәясенең 50 % ын түләдем. Дөньядагы бүгенге хәлләр аркасында туристик хезмәт күрсәтү килешүен өзә алмыйм. Туристик фирмада минем акчаларның депозитка урнаштырылуын, аны 2021 елның 31 декабренә кадәр куллана алуым турында әйттеләр. Хәзер минем бер кая да барасым килми, миңа акча кирәк. Түләнгән акчаларны кире кайтара аламмы?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бу сорауга 2020 елның 8 апрелендә чыккан 461 номерлы РФ Хакимияте Карары нигезендә җавап бирде. 2020 елның апрель ае башында туристик продуктларга түләнгән акчаларны туристик операторларның шәхси фонды исәбеннән кире кайтару турында карар кабул ителде. Туристлар сәламәтлеге өчен куркыныч дип табылган илләр исемлеге билгеләнгән. Анда Корея, Кытай, Иран, Италия керә. Бу илләргә алынган юллама бәяләре кулланучы таләп иткән очракта  тулысынча кире кайтарыла. Кулланучы Италиягә юллама бәясенең бер өлешен түләгән. Димәк, түләнгән акчалар 100% кире кайтарылырга тиеш. Моның өчен кулланучы туристик операторга килешүне өзү һәм акчаларны кире кайтаруны таләп итеп гариза язарга тиеш. Компания акчаны кире кайтарудан баш тартаканда, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.

Читтән торып кабул итү вакытында элемәгә чыгучыларның барысы да төпле җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International