Үз вакытында, күрсәтмәле һәм аңлаешлы

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Яз җиткәч тә, бакчачылар җир эшләренә керешүне түземсезлек белән көтә башлый. Шул вакытта орлыклар сыйфатына кагылышлы соралар да туа.

Орлыклар, үсентеләр сатып алганда пестицидлар һәм агрохимикатлардан башка булмый, әлбәттә. Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә бу вакытта кулланучылардан урынлы сораулар килә башлый:  үсемлекләр өчен булган препаратлар сатып алганда нинди мәгълүматларга игътибар итәргә кирәк?

Пестицидлар һәм агрохимикатлар сатучы сатып алучыга бу товар турында, аны җитештерүче турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш: товарның исеме, җитештерүче урыны, фирма исеме, стандартларны билгеләү, куллану үзенчәлекләре, товарны куркыныч тудырмыйча уңышлы итеп файдалану кагыйдәләре, куллану вакыты, куллану вакыты чыкканнан соң нишләргә кирәклеге турында. Товарның тиешле таләпләргә туры килүе турындагы мәгълүмат шулай ук мөһим. Шәхси хуҗалыкларда кулланыла торган препаратлар мәҗбүри мәгълүматтан тыш, пестицид яки агрохимикатның дәүләт теркәлү номерына ия булырга тиеш, куркынычсызлык классы, матдәләрнең концентрациясе, массасы, күләме, җитештерү датасы, агулану очрагында нинди чаралар күрергә кирәклеге турында мәгълүмат булырга тиеш. Препаратлар дөрес сатып алынганда бакчаларыбыз безне матурлыгы һәм уңышы белән сөендерәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International