Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кибет җитәкчесе һәм сатучылар өчен кулланучылар хокукын яклау турында семинар үткәрде. Чара дәвамында аерым төр товарларны сату Кагыйдәләре, бәялекләрне дөрес тутыру һәм урнаштыру, сатып алучылар дөрес сайласын өчен товар турында дөрес һәм тулы мәгълүмат булырга тиешлеге, үлчәп сатыла торган товарларны һәм икмәк продукциясен дөрес сату турында сөйләштеләр. Аерым игътибар сатылучы товарларның куллану вакытын, товарларның саклану шартларын үтәргә кирәклегенә юнәлдерелде. Укуда катнашучыларга алкоголь продукциясе һәм сыра сату өлкәсендәге законның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.