Кулланучылар белемен күтәрү буенча читтән төрып уку оештырылды

2020 елның 24 апреле, җомга

2020 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдллина Саба муниципаль районы “Килдебәк урта белем бирү мәктәбе”нең 9-10 сыйныф укучылары белән читтән торып дәрес үткәрде. Чарада мәктәп завучы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары да катнашты.

Читтән торып үткәрелгән дәреснең максаты – “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштыру. Чара дәвамында түбәндәге мәгълүмат бирелде:

- законның төп терминнары;

- товарда җитешсезлекләр табылган очракта нишләргә;

- техник яктан катлаулы булган товарлар исемлеге;

- тиешле сыйфатка ия булган товарны алмаштырганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк;

- алмаштыру һәм кире кайтарылмый торган тиешле сыйфатлы товарлар исемлеге;

- тиешле булмаган сыйфатка ия товарларга карата кулланучы тарафыннан таләпләр кую вакыты һ.б.

Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Үзизоляция вакытында территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе турында мәгълүмат җиткерелде, элемтә чаралары игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International