Муниципаль районнар карамагындагы җирле үзидарә органнары, хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнар белән берлектә, 2020 елның беренче кварталында территориаль орган беренчел бурычларны үтәү буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү Стратегиясе кысаларында чаралар комплексы үткәрде.
Хисап аралыгында 6 (60%) сәүдә объектында 3 лицензия бирелгән (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 100%), 14 (200%) сәүдә объектында 9 (150%) лицензия кабат тапшырылган. Ленцензион контроль кысаларында планнан тыш 20 тикшерү (105%) үткәрелгән, шул исәптән 12 се читкә чыгып, 8 – документлар буенча. 41 сәүдә объекты (141%) тикшерелгән. Лицензия тапшырганнан республика бюджетына 490 мең сум (80%) акча кергән. 2020 елның 1 апреленә территориаль органга кергән районнарда барлыгы 784 сәүдә объектында (80%) 100 юридик зат (94%) лицензиягә ия.
Үткәрелгән контроль-инспекция күләме ведомстводагы районнарда алкоголь базарын котрольдә тотарга ярдәм итте. Спиртлы һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә 96 контрольдә тоту чарасы үткәрелде, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 99% тәшкил итә. Шул исәптән ФЗ-294 кысаларында 3 чара үткәрелде – бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр артыгырак дигән сүз. Бу өлкәдә 90 хокук бозу очрагы ачыкланды (10% артык), закон таләпләре бозылуның 111 очрагы теркәлде (6% артык). Хокук бозуларның күпчелеге сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнешенә кагыла – 82 һәм 98 хокук бозу очрагы.
Законсыз әйләнештән 183,390 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр алынган, шуларның 151,140 литрын территориаль орган хезмәткәрләре үзләре алган, 32,250 литр районнардагы полиция хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган.
Суд һәм вәкаләтле вәкилләр тарафыннан 119 административ эш тикшерелгән (узган елга карата 147%). 825,0 мең сумлык административ штраф салынган (84%). Суд тарафыннан 233,825 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлек алга таба юк итү өчен законсыз әйләнештән конфискацияләнгән. Юк итү өчен 951,22 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлек тапшырылган.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында барлык индикаторлар да үтәлгән. Хисап тоту вакыты аралыгында профилактик чаралар саны арткан: эшмәкәрләр өчен чаралар 7,0% ка, кулланучылар өчен чаралар 18,0% ка (базарларда кизү тору, консультация өстәлләре, кулланучылар өчен акцияләр, урта белем бирү биналарында, техникум, мәктәпләрдә укучылар өчен кулланучы белеме бирү).Социаль яктан тотрыксыз катлам вәкилләре өчен үткәрелгән чаралар саны да арткан: 2020 елның беренче кварталында – 10 очрашу, лекцияләр (узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 9 чара), арту 11,1%.
Массакүләм мәгълүмат чараларында 158 материал дөнья күргән – узган ел белән чагыштырганда 9,0% арту (2019 елның беренче кварталында – 145).
Ведомствога караган районнар белән чиктәш торак пунктларда адреслы бәя программасын үстерү буенча эш алып барылды. Хисап көненә бу прграммада 8 районың 6сыннан 99 сәүдә объекты катнаша.