Эффектлы чара: кулланучылар хокукын яклау сайтында вебинарлар үз аудиториясен тапты

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукын яклау турында вебинарлар яздыра. Әйтергә кирәк, килеп туган вәзгыять кысаларында Казан территориаль органы хезмәткәрләре мондый төр чараларны беренчеләрдә булып үткәрә башлады.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, вебнарларның файдасы зур. Аның эффектлылыгы очрашып үткәрелүче чаралардан бер дә калышмый. Вебинарлар ярдәмендә өйдән чыкмыйча да кирәкле белемне алырга була.

Территориаль орган хезмәткәрләре вебинарлар аша кулланучыларга төрле сорауларны аңлата, килеп туган хәлләрне чишәргә булыша.

Вебинарларны https://www.tatzpp.ru/ адресы буенча кулланучылар хокукын ялау сайтында “Видео” бүлегендә табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International