Бакчачылар февраль ае уртасыннан җәйге сезонга әзерләнә: үсентеләр үстерү өчен орлыклар сайлый башлый. Бу төр товар бүген кыйммәт тора, шуңа күрә орлыклар сатып алганда берничә кагыйдәне белү комачауламас.
Төрле орлыкларны бары тик махсус кибетләрдә яки белгән җитештерүчедән генә сатып алырга киңәш ителә. Төргәкләрнең тышкы бизәлешенә түгел, ә бәлки товар турында мәгълүматларга игътибар итегез. Анда түбәндәге мәгълүмат күрсәтелергә тиеш: җитештерүченең атамасы, оешма адресы, культура исеме, орлыкның сорты, стандарт билгесе, сыйфаты, партия номеры, орлык саны яки граммнарда массасы, җитештерү вакыты һәм куллану вакыты, кайвакытта орлыкның шытып чыгу проценты күрсәтелә.
Орлыкларны утырткач, аның төргәген ташларга ашыкмагыз. Аны шундый ук орлык сайлаганда яки шытып чыкмаган очракта җитештерүчегә дәгъва белдергәндә кулланырга мөмкин. Орлык төргәгендә тулы мәгълүмат булмаганда сакчыл булырга кирәк.
Орлыкларны җиргә утыртканда аның куллану вакыты һәм дөрес тәрбия күрсәтү зур роль уйный. Кайсыбер орлыкларны гыйнвар аенда ук, кайсыберләрен соңрак җиргә утырту каралган. Кулланучылар нигездә ай календаренә яки үз тәҗрибәләренә таянып эш итә.
Әгәр дә орлыклар сыйфатсыз дип табылса, кулланучы сатучы адресына претензия юллый ала. Аңа җавап ун көн дәвамында килергә тиеш. Кулланучы таләпләре үтәлмәгәдә ирекле рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә була.