2020 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина практик һәм консультатив ярдәм күрсәтү йөзеннән ZOOM аралашу платформасында Саба районы Сатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен, авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында онлайн-семинар үткәрде.
Семинар дәвамында кулланучылар хокукын яклау турындагы закон буенча гомуми сораулар каралды, мисал өчен товар сату, хезмәт күрсәтүгә кагылышлы сораулар. Арча территориаль органына кергән мөрәҗәгатьләр мисалында теге яки бу сорау килеп туган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Семинарда катнашучылар биргән сорауларга тулы җаваплар яңгырады. Җирле үзидарә органнарында эшләүчеләргә кулланучылар белән аралашканда www.tatzpp.ru рәсми сайтында тәкъдим ителгән мәгълүматларны кулланырга тәкъдим ителде.