2020 елның 29 апреле.
Казан шәһәре.
Онлайн режимда профилактик (гавами) чара.
Казан территориаль органында 2019 елга эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар узды.
Казан шәһәрендә һәм Казан территориаль органына кергән районнарда 2019 елга эш йомгаклары буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирелде, алкоголь базарында типик хокук бозулар турында аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/) “Дәүләт күзәтчелеге” бүлегендә урнаштырылган профилактик материаллар комплексы тулысынча тәкъдим ителде.
Кече һәм урта бизнес вәкилләреннән түбәндәге сораулар яңгырады:
- хәзерге вакытта алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензияне озайту тәртибе;
- кече һәм урта бизнеска карата күзәтчелек органнары тарафыннан контроль чараларның хокукый булуы.
Хуҗалык итүче субъектлардан кергән барлык сорауларга да аңлатулар бирелде.
Нәтиҗәләр:
Гавами чарага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова нәтиҗә ясады.
Чара ахырында катнашучыларга, шул исәптән хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә дә, легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату фактларын булдырмау максатыннан, “Халык контроле”мөмкинлекләрен актив кулланырга киңәш ителде.