Чистай территориаль орган хезмәткәрләре читтән торып шөгыльләр үткәрә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре ведомстводагы район мәктәпләре укучылары белән кулланучы белемен күтәрү буенча онлайн-дәресләр оештырды. Дәресләрдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, Нурлат районындагы 4 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары, Чистай шәһәренең 4 мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Түбән сыйныф укучылары өчен дәрес аңлаешлы итеп оештырылган иде. Укучыларга РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закондагы төп терминнарны аңлаттылар. Балалар инде 6 яшьтән үк үзләре белеп вак кына булса да сату-алу белән таныша башлый. Мисал өчен, туңдырма, сок, ипи, кинога билет сатып алу, мәктәп ашханәсендә көндезге аш өчен түләүне үзләре дә башкара алалар. Балаларга кулланучы, җитештерүче, башкаручы, сатучы төшенчәләрен, товардагы җитешсезлекләр, хезмәт күрсәтүдәге кимчелекләрнең төп билгеләрен аңлаттылар. Чистай мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашындагы дәрестә читтән торып товар сатып алуны көйләүче РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 26.1 маддәсен өйрәнделәр. Барлык дәресләр дә укучылар өчен файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International