Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Әлеге бәйрәм тынычлык, шәфкатьлелек, бердәмлек һәм киләчәккә якты өметләр билгесе булып тора. Ул безне берләштерә, йөрәкләребезне җылылык, шатлык һәм бәхет белән тулыландыра. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, шәфкатьлелек һәм иминлек телим. Илебез күге һәрвакыт якты булсын!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.