Үзизоляция режимы – кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә белемнәрне арттыруга киртә була алмый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ведомствога караган муниципаль районнарда укучылар белән чаралар үткәрүне дәвам итә.
Covid-1 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләре дә дистанцион белем бирү формасына күчте.
Шулай итеп, 2020 елның 30 апрелендә эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәре Ентураева А.А. Zoom (https://zoom.us) платформасында Тукай районы “Түбән Суыксу урта белем битрү мәктәбе” укучылары белән өйрәтү чарасы үткәрде. Бу төр белем бирү хәзер тиешле материалны тәкъдим иткәндә һәм аңлатканда иң актуаль һәм үтемле чара булып санала. Үткәрелгән чараның төп максаты укучыларга безнең дәүләттә кулланучы хокукы турында аңлату, көндәлек тормышта кулланучыларны закон нигезендә яклау, килеп туган четерекле хәлләрне закон нигезендә чишү алымнарын аңлату.