Covid-1 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре укучылар белән читтән торып видеоконференцияләр оештыра. Шулай итеп, 30 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова Лениногорск шәһәре 4 һәм 12 урта белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән элемтәгә чыкты.
Бөгелмә шәһәре 6 нчы урта белем бирү мәктәбенең 8 А сыйныф укучылары һәм 1 урта белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән хокук дәресен Әлмәт территориаль органының Бөгелмә районы буенча белгеч-эксперты Лилия Степанова үткәрде.