Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Яппарова Р.Д. Әгерҗе районында эшмәкәрләр өчен кулланучылар хокукын бозуны профилактикалау, практик һәм консультацион ярдәм күрсәтү буенча онлайн-семинар үткәрде. Бизнесменнар белән аралашу Zoom (https://zoom.us) платформасында узды. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы вакытында бу мәҗбүри чара. Семинарда катнашучыларның сораулары кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату өлкәсеннән иде. Үзизоляция вакытында территориаль органга мөрәҗәгать итү алымнары, аралашу өчен контакт чаралары хәбәр ителде. Читтән торып семинарда катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар ишеттеләр. Эшнең мондый алымы алга таба да дәвам итәчәк.