Бәйрәм көннәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 43,98 литр алкоголь һәм спиртлы эчемлек тартып алынган

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

2020 елның 1 маеннан 5 маена кадәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә барлык муниципаль берләмлекләрдә дә түбәндәге юнәлешләр буенча контроль чаралары үткәрде:

- "икеләтә" билгеләнештәге спиртлы продукция сату фактларын ачыклау һәм туктату, шул исәптән мондый фактлар инде теркәлгән адреслар буенча да;

- төнге вакытта алкоголь сату фактларын ачыклау;

- лицензиясез алып барылган эшчәнлекне һәм маркалаштырылмаган продукция әйләнешен ачыклау һәм туктату;

- “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү.

Барлыгы 8 хокук бозу очрагы ачыкланган:

- алкоголь сату шартлары, вакыты, урыны тиешле таләпләргә туры килмәгән 4 очрак, шул исәптән сыра сату буенча да (Казан (2 очрак), Буа, Яшел Үзән районнарында);

- маркасыз алкоголь продукциясе әйләнештә булуның 1 очрагы (Түбән Кама районы);

- тиешле документлары булмаган килеш сыра сатуның 1 очрагы (Түбән Кама районы);

- 2 очракта спирт яки составында спирт булган сыеклык сату (Әлмәт районы).

Моннан тыш, РФ КоАП 20.6.1. маддәсе нигезендә 12 протокол төзелгән (Саба, Кукмара, Кайбыч, Яшел Үзән, Зәй, Балтач районнарында).

Әйләнештән 43,98 литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган:

- алкоголь продукциясе – 20 литр;

- спиртлы сыекча һәм спирт – 20 литр;

- сыра – 14, 88 литр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International