Кулланучы белеме – җитди сөйләшү темасы

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Хәзер һәркем дә үз хокукларын яклый алырлык белемле кулланучы була ала. Белемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Кукмара районы 4 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн-дәрес үткәрде.  

Укучылар кулланучылар хокукын яклау турындагы закон белән таныштылар. Кулланучының төп хокукларын белделәр, “кулланучы”, “башкаручы” һәм башка терминнарга аңлатмалар алдылар. Тиешле сыйфатларга ия булмаган товарны кире кайтарганда, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта нишләргә кирәклеген, сыйфатлы товарны кире кайтару яки алмаштыру шартларын белделәр. Практикада еш очрый торган мисаллар китерелде.  

Дәрес дәвамында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, аеруча Интернеттан сатып алуга кагылган сорауларга төпле җаваплар да алды.  

Бик күп файдалы мәгълмат тупланган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кулланучылар хокукын яклау” рәсми сайты тәкъдим ителде. Укучылар бу дәрестә алган белемнәрен тормышта дөрес һәм урынлы итеп файдалана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International