2020 елның 7 маенда юридик һәм социаль фәннәр бүлеге өлкән курс студентлары белән онлайн-семинар үтте. Әлеге чара КФУның Яр Чаллы институты гражданлык хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы белән берлектә, юридик дисциплиналар кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Розалия Гайфетдинова тәкъдиме белән башкарылды. Семинарның темасы “Россиядә дстанцион рәвештә товар сатып алу үзенчәлекләре” дип аталды.
Татарстан Республикасы Дәүдләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Роза Прилукова студентларны электрон сатып алу өлкәсендәге гамәлдәге закон практикасы белән таныштырды.
Чараның беренче өлешендә студетлар “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон белән, дистанцион рәвештә товар сатып алу Кагыйдәләре белән таныштылар, гамәлдәге Законны бозган эшмәкәрләргә нинди җаваплылык янаганын белделәр. Онлайн-семинарда катнашучы 30дан артык студент үз мисаллары белән уртаклашты, бирелгән материалны зур кызыксыну белән тыңлады.
Чараның икенче өлешендә Интернет аша товар сатып алганда килеп туган хәлләрне өйрәнделәр.
КФУның Яр Чаллы институты кулланучылар хокукын яклауга багышланган чараларны даими рәвештә оештыра, ләкин Teams платформасында үткән бу чара, онлайн-очрашу чарасы беренче тапкыр үткәрелде.