Бүген һәм хәзер хәл ителергә тиешле сораулар бар

2020 елның 8 мае, җомга

Үзизоляция режимы дәвам итә, ләкин бүген һәм хәзер хәл ителергә тиешле сораулар бар. 2020 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына Алабугада яшәүче кулланучыдан язма рәвештә ярдәм сорап гариза килде. Ул шәһәрнең бер сәүдә объектында сатып алынган тиешле сыйфатларга туры килмәгән пропан баллонын  башкага алмаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу сорауны судка кадәр хәл итү тәртибендә, кыска вакыт аралыгында  претензия белдереп хат язылды, телефон аша эшмәкәр белән элемтәгә керделәр. Башкарылган эш нәтиҗәсендә Алабугада яшәүче кулланучыга тиешле сыйфатларга ия булмаган товар өчен акчаны кире кайтаруга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International