Кулланучы хокукы судта якланды

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре 2012 елда 39 дәгъва гаризасы проектын төзүдә катнашты. Әйтергә кирәк, 2011 елдагы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч шактый ук артты. Анализ күрсәткәнчә, гражданнарның мөрәҗәгать итүләре сәбәбе еш кына сатучыларның сатып алучылар тарафыннан закон нигезендә таләп ителгәннәрне үз ирекләре белән үтәргә теләмәүләре генә түгел, кулланучыларның закон нигезендәге хокукларын һәм мәнфәгатьләрен күбрәк даулый башлауларына да бәйле.
Кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъваларны судта тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрнең иң күбе сәүдә өлкәсе кебек социаль әһәмиятле куллану базары секторында кулланучылар хокукларын бозуларга (сату алу килешүләре, сыйфатсыз товарлар сату буенча бәхәсләр) бәйле. Татарстан Республикасының Саба районында яшәүче гражданин – Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кызыл Йолдыз һәм Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры К.Ю. Якуповның (хосусый эшмәкәр Х. кибетеннән  суыткыч сатып алган) мөрәҗәгате буенча тиешле чаралар күрү кулланучылар хокукларын яклау үрнәкләреннән берсе булып тора. Файдалану барышында товарда җитешсезлек ачыкланган, шул сәбәпле суыткыч гарантия ремонты өчен сервис үзәгенә җибәрелгән һәм озак вакытлар буе шунда яткан. Шулай итеп, ветеранның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган. Территориаль орган белгечләре сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны судка кадәр тәртиптә кире кайтару таләбе белән дәгъва төзеде. Тик хосусый эшмәкәр кулланучының әлеге дәгъвасын канәгатьләндермәде.
Кулланучының, өлкән яшьтә булуы сәбәпле үз мәнфәгатьләрен судта мөстәкыйль яклый алмаганлыктан,  янә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итүдән гайре чарасы калмады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә төзелгән дәгъва гаризасы буенча, суд утырышларында җавап бирүченең һәм аның вәкиленең кулланучы таләпләрен үтәмәүгә нигезләнгән каршылыгына карамастан, суд “Кулланучылар хокукларын саклау турында” Закон нормаларына таянып, дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде. Шул ук вакытта суд сыйфатсыз товарны сату-алу килешүен өзеп, җавап бирүчедән дәгъвачыга суыткыч бәясен, неустойка түләттерү, мораль зыянны компенсацияләү, дәүләт кеременә штраф, дәүләт пошлинасы түләттерү буенча карар чыгарды. Шул рәвешле җавап бирүчегә суыткыч бәясеннән 2 тапкырга күбрәк  акча чыгарып салырга туры килде.
Суд процессларында өченче зат сыйфатында катнашу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән зур җаваплылык сорый. Чөнки аларның теге яки бу суд процессының ничек төгәлләнү ихтималы буенча консультацияләре, судта чыгыш ясау һәм үз фикереңне дәлилләү буенча тәкъдимнәре – кулланучы өчен бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International