Безнең әле ветераннарга “рәхмәт” әйтерлек мөмкинлегебез бар

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 8 маенда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекиясе Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннары Муллагалиев Барый Вәли улын һәм Ногманов Тәлгат Ногман улын Бөек Җиңү көне белән котладылар. Бәйрәм хөрмәтенә ветераннарга азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Сугыш ветераннары белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, бурычлары турында сөйләделәр, РФ “Кулланучы хокукын яклау турындагы” Закон төшенчәләрен аңлаттылар, кулланучыларга кирәкле буклетлар тараттылар,  территориаль орган белән элемтәгә чыгу өчен контакт номерларын тапшырдылар.  

Ветераннар үз чиратында, күрсәтелгән хөрмәт өчен Арча территориаль органы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Арчада Советлар союзы герое Леонид Михайлович Соколов истәлегенә  куелган бюст янына тере чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International