Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе гражданнарны онлайн кабул итте

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны онлайн кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу WhatsApp (8-987-296-68-93) кушымтасы аша оештырылды. Читтән торып үз сорауларын Яшел Үзән, Арча, Казан шәһәрендә яшәүче кулланучылар бирде. Сораулар кулланучылар хокукын яклау, үзизоляция вакытында алкоголь продукцияләрен сату өлкәсеннән иде.

Мисал өчен, Арча шәһәрендә яшәүче кулланучы, сатып алганнан соң инде ике тапкыр ватылган телефонны кире кайтару яки алмаштыру турында сорау бирде.

- Мин кәрәзле телфон сатып алдым, инде ике тапкыр аны гарантия ремонты буенча ремонтка тапшырдым. Ремонтта ничә көн торганнан соң яки ничә тапкыр сервис үзәгенә мөрәҗәгать иткәннән соң мин бу товар өчен акчаны кире кайтара яки башкага алмаштыра алам? – дип сорады ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановтан.

Техник яктан катлаулы товарны (кәрәзле телфон шундыйлар исемлегендә) утыз көннән артык ремонтта булганнан соң да кулланып булмаган очракта, аны шундый ук товарга (модель, артикул) алмаштыру яки башка модельле товарга (бәя аермасын түләп) алмаштыруны таләп итәргә мөмкин (РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 18 маддәсе), диде Җәүдәт Әхмәтханов .

- Шуңа күрә, хәзер Сез телефонның ничә көн гарантия ремонтында булганынн санагыз. Ремонтта булуның гомуми саны утыз көннән артып китә икән, Сез киләсе ремонттан баш тарта аласыз. Ләкин, товарның сыйфатын тикшерү яки бәйсез экспертиза үткәрү кирәк булуы бар, - дип җавап бирде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International