Торак йортларда урнашкан кафеларда алкоголь сатуны тыя торган закон гамәлгә керде

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 5 маенда күп фатирлы торак йортларда урнашкан кафе, ресторан, барларда (зал мәйданы 20 кв метрдан артмаган) алкоголь эчемлекләре сатуны тыя торган закон гамәлгә керде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән кергән күп санлы мөрәҗәгатьләр һәм ишегалларында, балалар мәйданчыкларында җәмәгать тәртибе сакланмауга кагылышлы зарлар әлеге законның барлыкка килүенә сәбәп булды. Моннан тыш, РФ 41 субъектыннан җәмәгать туклануы оешмаларында алкоголь сату өлкәсендә чикләүләр бетерелгәч, җәмәгать тәртибе начар якка үзгәрүе турында мәгълүмат алынган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International