Онлайн чаралар актульләшә бара

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Казан территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Тормышны яратучылар” клубы әгъзалары белән онлайн очрашу үткәрде.

Шунысы игътибарга лаек, бу форматтагы чаралар гадәти күренешкә әйләнә бара.

Очрашу темасы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Аеруча торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүгә бәйле сораулар, сыйфатсыз азык-төлек товарларын кире кайтару шартлары актуаль иде.

Тыңлаучыларга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында мәгълүмат бирелде.

Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә кулланучы хокуклары товар сайлау кагыйдәләре, җитештерүче тарафыннан товар этикеткасындагы мәгълүматка таләпләр, товарның составы, гарантия һәм куллану вакыты турында Закон  нигезендә аңлатма бирелде.  

Татарстан Республикасының Казан территориаль органы хезмәткәрләре бу чарада катнашучыларны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International