ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларны агарту өчен нинди генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре күршесендә яшәүчеләр белән агарту әңгәмәсе оештырды. Ул аларга сатып алынган товарда кимчелекләр ачыкланган очракта (Россия Федерациясенең 07.02.1992 №2300-1 “Кулланучы хокукын яклау турындагы” Законның 18 маддәсе) кулланучы хокуклары турында сөйләде, тиешле сыйфатларга ия булган товарны алмаштырганда нинди кыенлыклар белән очрашу мөмкинлеген аңлатты (2300-1 Законының 25 маддәсе).
Азык-төлек булмаган тиешле сыйфатларга ия булган товарны формасы, габариты, фасоны, төсе, размеры яки комплектациясе туры килмәгәндә шундый ук товарга алмаштырганда (2300-1 Законының 25 маддәсе) кулланучының нинди хокукларга ия булуы тәфсилләп аңлатылды. Товарны башкага алмаштыру вакыты, акчаны кире кайтару вакыты турында да мәгълүмат бирелде.
Сатып алынганнан соң товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, товарга карата таләпләр кую вакыты (2300-1 Законының 19 маддәсе), җитештерүче тарафыннан товардагы кимчелекләрне бетерү вакыты һәм тәртибе (2300-1 Законының 20 маддәсе), тиешле булмаган товарны алмаштыру шартлары һәм вакыты турында (2300-1 Законының 21 маддәсе), сатып алучы таләбен үтәү максатыннан сатып алу бәясен киметү, товардагы җитешсезлекләрне бетерүгә тотылган акчаны кире кайтару, түләнгән акчаны кире кайтару һәм тиешле сыйфатларга ия булмаган товар сатып алу белән бәйле зыянны каплау, кулланучы таләпләрен үтәү вакыты узганда сатучы җаваплылыгы турында да сүз булды.
Кулланучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында сөйләделәр.
Шулай ук кулланучылар хокукын суд тәртибендә яклау сораулары да (2300-1 Законының 13, 15, 17 маддәләре) күтәрелде.
Кулланучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында үз сорауларына төле җаваплар алды.