Әгерҗе муниципаль районында кулланучылар үз хокукларын яклау мәсьәләләре белән онлайн мөрәҗәгать итә

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгече Яппарова Р.Д. кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-режимда кабул итә. Эштә барлык заманча технологияләр дә актив кулланыла: видеоконференцэлемтә, кәрәзле элемтә, электрон почта, телефон. Бүген бу чара WhatsApp кушымтасы аша башкарыла, анда кулланучылар һәм алкоголь базары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелә. Кулланучылар дистанцион сатып алу, кибетләрнең эш режимы, даруханәләрдә медицина битлекләре булу, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга бәяләр динамикасы мониторингы буенча мөрәҗәгать итә. Барлык сорауларга да дистанцион рәвештә җаваплар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International