2020 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районының Өчиле авылында урнашкан хосусый эшмәкәр Р.Р. Фәйзуллинаның сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату чарасы үткәрде. Әлеге сәүдә объектында көндәлек товарлар сатыла. Хезмәткәр тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары нигезендә, сатучының хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»2020 елның 10 маендагы 374 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.