"Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы": булыргамы яки булмаскамы?

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә телефон аша Түбән Кама кешесе мөрәҗәгать итте: «Шушы көннәрдә ирем белән сантехника җиһазы сатып алу өчен шәһәр кибетләренең берсенә кердек. Иремне кибеткә кертмәделәр, чөнки ул битлексез иде. Әмма мин сантехника җиһазын сайлый белмим. Сатучылар бернинди үтенечләргә дә бирешмәде. Мин “Шикаять һәм тәкъдимнәр” китабын сорадым, тик миңа аны бирмәделәр. Шулай ук кибеттә "Кулланучы почмагы" да юк иде. Болар барысы да сәүдә объектында булырга тиешме?».

Бүлек белгечләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә аңлатма бирделәр, гамәлдәге законнарда «Кулланучы почмагы» дигән төшенчәнең нәрсә икәнлеге турында аңлаттылар. Кайбер норматив-хокукый актлар кулланучыларга билгеле бер мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы формасында җиткерүне күздә тота. Мәгълүмат хуҗалык итүче субъектны сайлау буенча танышу өчен уңайлы урыннарда урнаштырылырга һәм теләсә кайсы формада – стенд, Кулланучы почмагы яки башка төрдә рәсмиләштерелергә тиеш. Шулай ук хуҗалык итүче субъект кулланучыга аның таләбе буенча бирелә торган “Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы” булырга тиеш. Бу китап кулланучылар өчен кулай урында сакланырга тиеш. Әлеге китап кулланучы таләбе буенча тәкъдим ителә.

Әлеге мөрәҗәгать контрольгә алынды һәм әлеге кибеттә гамәлдәге законны бозуны булдырмау буенча профилактик чара үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама территориаль органында «кайнар линия» эшли, ул һәр эш көнне Мәскәү вакыты белән 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, җомга көнне 16.45 сәгатькә кадәр эшли. Түбән Камада 8(85555) 36-63-76, Зәйдә  8(85558) 3-54-02, Аксубайда  8(84344) 2-93-21, Мөслимдә  8(85556), Чирмешәндә 8(84396) 2-3-80 номерлары аша  шалтыратып, сорауларга җаваплар, консультацияләр, аңлатмалар ала аласыз. Сезгә теге яки бу вәзгыятьтә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр, намуссыз сатучыларга каршы көрәшү өчен кирәкле документлар төзергә бушлай ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International