ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү узды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләрен онлайн-аттестацияләү булды. Аттестация комиссиясе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратының һәм территориаль органнарының 13 хезмәткәренә биләгән вазыйфаларына туры килү-килмәүгә үз бәясен бирде. Барлык белгечләр дә аттестацияне уңышлы үттеләр. Аларның икесен вазыйфаи үсеш тәртибендә граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International