12 майдан республикада мәҗбүри маскалы режим кертелде. Җәмәгать урынында битлек булмаган өчен тиешле структуралар кагыйдәне бозучыларга административ беркетмәләр төзергә хокуклы, алар нигезендә суд штраф яки кисәтү яза.
Бүген Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мобиль төркеме составында, алар арасында шулай ук Түбән Кама волонтерлары да бар иде, рейдка чыктылар. Чара коронавирус авыруы таралуны профилактикалау һәм маскалы режимны саклау максаты белән үткәрелә. Рейд барышында волонтерлар түбәнкамалыларга паркларда, үзәк урамнарда битлекләр тараттылар. Аларны өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, шулай ук битлек режимын бозган шәһәрлеләр ала алды. Барлык катнашучыларга да битлек режимын сакларга дигән киңәшләр бирелде.