Дәресләр, вебинарлар үткәрү, лекцияләрне читтән торып уку хәзер зур популярлык казана һәм аның үз өстенлекләре дә бар. Мондый алым үзизоляция режимы чорында актив кулланыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре үз карамагындагы муниципаль районнарда урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары белән даими рәвештә чаралар үткәрә. 13 май көнне Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбенең 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән онлайн дәресләр үткәрде.
Чараның максаты: укучыларга кулланучының хокукый статусы турында мәгълүмат бирү; "Кулланучылар хокукларын яклау” турында Законның төп маддәләрен көндәлек тормышта үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ничек якларга икәнлеген аңлату; дөрес итеп үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру һәм килеп туган мәсьәләләрне законлы рәвештә хәл итү юлларын табу.