Instagram каналында турыдан-туры эфир үткәрелде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

"Кулланучы һәрвакыт хаклы". Бу сүзләр күптән инде бөтен дөнья буйлап таралган кулланучылар җәмгыятенең шигаре булды. Клиент һәрвакыт товарга, хезмәт күрсәтүләргә түләгәндә яклауларга исәп тота алсын өчен, кулланучылар хокукларын яклаучы төрле законнар кабул ителә.

2020 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Арча филиалында әбүнәчеләр белән  Instagram каналында туры эфир үткәрде. Эфир вакытында кулланучылар көн саен очраша торган мөһим проблемалар күтәрелде. Мисал өчен, техник яктан катлаулы товарлар, аяк киеме, дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм башка товарлар сатып алганда ничек дөрес эшләргә кирәклеге, медицина һәм башка хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә, кулланучының тиешле сыйфаттагы товарны алыштыру хокукын, интернет-сатып алулар вакытында нәрсә таләп итәргә мөмкин булуы турында сүз барды. Мошенникларның хәйлә-мәкерләренә ничек эләкмәскә дигән киңәшләр бирелде. Эфир барышында кулланучылар тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алу һәм товарга бәя күтәрелү мәсьәләләре буенча сораулар бирелде. Аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында төпле җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International