Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина бүген «Химиклар» мәдәният сараенда оештырылган «Ивановский текстиль»күргәзмә-сату эшендә катнашты.
Әйтергә кирәк, әлеге күргәзмәдә эш коронавирус эпидемиясенә каршы көрәшкә бәйле барлык таләпләр белән оештырылган. Сатучыларның барысы да шәхси саклану чараларында эшли, сәүдә залына социаль дистанцияне искә алып 2-3 кеше генә үткәрелә, кибеткә кергән һәр сатып алучының тән температурасы үлчәнә.
Кизү вакытында сатучылар һәм сатып алучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату кагыйдәләре турында искәртелде.
Сатучылар игътибарына исә кулланучыларга товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү, аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган, сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган кирәкле документлар булырга тиешлеге, товарның бәясе турында конкрет аңлатмалар бирелде.
Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре, текстиль, трикотаж, тегү һәм мех товарларын сату үзенчәлекләре, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды.
Кире кайтарылырга яки алмаштытылмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысуллары ачыкланды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында файдалы мәгълүмат тупланган басма продукция тәкъдим ителде.