2020 елның 19 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан сәүдә объектына «көтелмәгән визит» ясап, эшмәкәр өчен тирән кәефсезләнү хисе тудырды.
Әлеге объектка гражданнар тарафыннан берничә тапкыр шелтәләр килде инде. Элегрәк тә бу объектта җитешсезлекләр ачыкланган иде. Әмма эшмәкәр сабак алмаган.
Бу «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында»гы 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенең 5 пунктына каршы килә. Әлеге хокук бозу РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча квалификацияләнә.
Ә инде сәүдә бинасын караганда биредә, чыннан да, җитди хокук бозулар белән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату алып барылуы ачыкланды. Сыра һәм сыра продукциясе суыткычларның берсендә куелган һәм бәяләре күрсәтелгән. Әлеге продукциянең ваклап сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк.
Казан территориаль органы хезмәткәрләренең сатыла торган продукциягә товар озату документларын күрсәтүне таләп итүенә, эшмәкәр үз продукциясен складларның берсендә сатып алуын, шуңа бәйле рәвештә аңа документлар булмавын һәм, нәтиҗәдә, ЕГАИС системасында сатуны исәпкә алу тормышка ашырылмавын таныды.
Контрольлек итүче орган хезмәткәрләренә законсыз әйләнештәге сыра һәм сыра эчемлекләрен тартып алудан кала башка юл юк иде. Барлыгы 60 литрдан артык спиртлы эчемлек хуҗасыннан алынды.
Алынган продукциянең киләчәк язмышын суд органы билгеләячәк.