2020 елга Бөгелмә муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышларының расланган графигы нигезендә, 20 майда видеоконференция режимында МВК утырышы узды. Конференцияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М. И. Михеева оештырды. Анда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Р.С. Галәмова, икътисад бүлегенең баш белгече Лапшов Д.Г., районның җирле үзидарә органнары һәм территориаль органнары белән эшне оештыру бүлеге башлыгы Нигъмәтуллина Г. Д., районның авыл җирлекләре башлыклары, Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Степанова Л. В. катнашты.
М.И. Михеева Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Бөгелмә муниципаль районындагы Әлмәт территориаль органының 2020 елның 1 кварталы йомгаклары буенча башкарылган эшләре турында мәгълүмат җиткерде. Бөгелмә муниципаль районында агуланулар, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү, алкогольдән явызларча файдалану масштабларын киметү буенча алып барылган эш турында Галләмова Р. С. сөйләде.