2020 елның 19 маенда Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл Советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин катнашында халык белән очрашу үткәрделәр.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару, товарларга экспертиза үткәрү, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, претензияне бирү тәртибе һәм гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре каралды.
Чара ахырында барысына да файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана " газетасы өләшенде.