Кулланучының сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтаруга хокуклары турында

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Кулланучы сыйфатлы товар сатып алганмы ул яки сыйфатсызмы, аны кибеткә кире кайтару мөмкин. Кибеткә товарны кире кайтару «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы нигезендә шәхси файдалану өчен товар сатып алучы барлык затлар өчен дә каралган.

Товарның кибеткә ике атна эчендә кире кайтарылырга тиешлеге турында сүз барганда, мондый кыска вакытның бары тик сыйфатлы товарларны кире кайтару өчен генә каралуын аңларга кирәк. Сәүдә кагыйдәләре буенча, форма, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән сыйфатлы товар сатып алганнан соң 14 көн эчендә сатучыга кире кайтарылырга мөмкин. Исәпләү сатып алу көненнән соң икенче көндә башлана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тиешле сыйфатлы һәр товарны да кире кайтарып булмый. Закон чыгаручы алмаштырырга да, кире кайтарырга да мөмкин булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген билгеләде. Моннан тыш, товарны кире кайтарган вакытта ул үзенең беренчел сыйфатларын сакларга: тышкы кыяфәте, комплектациясе, ярлыклары, биркалары, шулай ук раслаучы товар чегы булырга тиеш.

Товарны кибеткә кире кайтару сатып алучының гаризасы нигезендә башкарыла, анда товарны кире кайтаруның сәбәбе бәян ителә һәм сатучы тарафыннан товарны кабул итү, аны алыштыру, яки элек төзелгән килешүне өзү турында үтенеч була ала.

Сыйфатсыз товар дип билгеләнеше буенча файдалану өчен яраксыз яки аны куллану чикләнгән товар санала. Шул ук вакытта товарны кире кайтару кагыйдәләре нигезендә, сатып алучыга сатып алганда хәбәр ителмәгән кимчелекләре булган товарларны гына сыйфатсыз дип танырга кирәк. Әгәр дә сатып алучыга товарның җитешсезлекләре турында хәбәр ителгән булса, аны кибеткә кире кайтарып булмый инде.

Сыйфатсыз товар сатып алган очракта кулланучы түбәндәгеләрне таләп итә ала: шул ук маркадагы, әмма инде тиешле сыйфаттагы товарга алыштыру; бәяне яңадан исәпләп башка маркадагы товарга алыштыру; сатып алу бәясен киметүне таләп итү; товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яисә кулланучы яки өченче затлар тарафыннан аны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итү; сату-алу килешүен өзү.

Товарны кире кайтару өчен кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм ачыкланган җитешсезлекләр турында сатучыга хәбәр итәргә кирәк. Үзең белән товар чегы һәм паспорт булырга тиеш. Сатучы кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тартса, ачыкланган җитешсезлекләрне тасвирлап, үз таләпләрен күрсәтеп, сәүдә ноктасы җитәкчесе исеменә дәгъва язарга кирәк. Претензиягә җавапны ун көнлек срокта бирергә тиешләр. Кулланучының алдагы гамәлләре сатучының җавабына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International