Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе, Булдыр авыл җирлеге Башкарма комитетында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан чыгып, гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Территориаль орган җитәкчесе, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, авыл халкына Татарстан Республикасы кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде, «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы турында кыскача мәгълүмат бирде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды. Моннан тыш, җитәкче авыл җирлеге гражданнарына хөкүмәт тарафыннан куркыныч авыруга каршы көрәш кысаларында кертелгән чикләү чаралары комплексын үтәүне сорап мөрәҗәгать итте.
Күчмә чара барышында район башкарма комитеты хезмәткәрләренә һәм Йолдыз авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.