Әлмәт территориаль органында кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар дәвам итә

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре планлы режимда, санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.

Шулай итеп, социаль әһәмиятле товарлар бәяләренә мониторин үткәрү барышында барлык сәүдә объектларында да параллель рәвештә кулланучылар һәм сатучылар белән аңлату эшләре алып барыла.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә аңлатма бирелә.

Кулланучы бәхәсле хәлләр килеп туган очракта мөрәҗәгать итә аласын өчен, белгечләрнең мәгълүмати материалы һәм контактлары таратыла. Телдән консультацияләр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International