Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
“CAPITOL" ны күрми, товар ала күрмә”
2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Кулланучыларның консультацияләр алу максатыннан мөрәҗәгать итүләре ешаю сәбәпле, шулай ук кулланучылар базарында бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тәкъдиме белән башкалабызның “Южный” сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан
“CAPITOL" кибете хезмәткәрләре өчен семинар уздырылды. Әлеге очрашу низаглы хәлләр килеп чыгуны булдырмау, килеп чыкканда – аларны закон нигезендә хәл итү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне барлау-чарлау максатын күздә тотып оештырылды.
Семинар барышында кибет хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар белән таныштырылды. Шулай ук аларның игътибарына “Дәүләт контрольлеген һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26.12.2008 ел, № 294-ФЗ Федераль законның төп нигезләмәләре җиткерелде.
Сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен (ценник) дөрес тутыру, сатучы турында һәм, кулланучының үзенә чыннан да кирәклесен сатып алуы өчен, товарлар турында мәгълүматларның дөрес булу, кирәкле барлык документларга ия булу зарурилыгына күрсәтеп үтелде. Кулланучы әйбернең составы, аны карап тоту (юу, саклау һ.б) ысуллары һәм кагыйдәләре, шулай ук гарантия сроклары турында вакытында һәм аңлаешлы формада мәгълүмат алырга тиеш. Үлчәмнәр турында мәгълүмат ир-атларның һәм хатын-кызларның буй-сыннары (гадәттәге) классификациясен җайга салучы ГОСТларга туры килергә тиеш.
Сатучылар игътибарына тагын шул җиткерелде: җитештерүче билгеләмәгән очракта, товарга гарантия срогын алар үзләре үк билгели ала. Җитештерүче билгеләгән гарантия срогы чыкканнан соң товарда ачыкланган кимчелекләргә карата сатучы үзенә бурыч кабул итүгә дә хокуклы. Сатып алучыларга товарны сатып алу өчен өстәмә кызыксындыру тудыру, ә сатучыларга – өстәмә керем дигән сүз бу. Сезонлы товарларга (кием-салым, мехтан тегелгән товарлар һ.б) гарантия срогы тиешле сезон башланган вакыттан (аның башлану срогын, сатып алучыларның яшәү урыннарының климат шартларыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле дәүләт органы билгели) исәпләнелә.
Чараның икенче өлеше сорауларга җавап бирү рәвешендә уздырылды. Мехтан тегелгән әйберләрне сатуга; низаглы хәлләрнең конкрет очракларына; шул исәптән сыйфатлы товарны кире кайтару очракларына; товарларда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре һәм экспертизалар үткәрү срокларына кагылышлы күп кенә сорауларга тиешле җаваплар бирелде. Әйтергә кирәк, сорауларда кибет хезмәткәрләренең сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү омтылышы бик ачык сизелде.
Сатып алучы белән сатучы арасында килеп туган бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу өчен эксперт оешмаларына (алар турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында –
www.tatzpp.ru
) мөрәҗәгать итү тәкъдиме җиткерелде.
Кибет җитәкчелеге компания хезмәткәрләре өчен бик вакытлы һәм файдалы мәгълүматлар җиткерелүенә рәхмәтен белдерде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз