Ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

2020 елның 21 маенда ВКС режимында Казан шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында 2020 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне ваклап сату мәсьәләләре каралды.

Башкарма комитетының республика җитештерүчеләре продукциясен алга этәрү буенча күрелгән чаралар турындагы мәгълүматы тыңланды.

2020 елның I кварталы йомгаклары буенча алкогольле продукция сату күләменең артуы билгеләнә. Уңай динамикага карамастан, Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән чаралар барышында тиешле рөхсәттән (лицензиядән) башка гына алкогольле продукция сатуның 7 очрагы, БДАМСда алкогольле продукция (нигездә бу сыра һәм сыра эчемлекләре) әйләнешен исәпкә алу тәртибен бозуның 36 очрагы, сатылган продукция күләмен декларацияләү тәртибен бозуның 67 очрагы ачыкланды. Исәп тоту чорында барлыгы 2900 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

Комиссия утырышы барышында халык арасында алкогольле һәм спиртлы сыеклыкны законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен, бу ресурсны районның барлык хезмәтләре тарафыннан кулланырга тәкъдим ителде. Белешмә өчен: 2020 елның 3 ае нәтиҗәләре буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән 88 мөрәҗәгать кергән, шуларның 19ы расланган.

Шулай ук катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасында Алкоголь базарын легальләштерүгә юнәлдерелгән сыра продукциясе белән сыраларны маркировкалау буенча сынау проекты башлануы турында мәгълүмат җиткерелде.

Куелган мәсьәләләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча Комиссия уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International