Казан территориаль органында ведомствоара комиссия утырышы видеоконференция режимында узды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

2020 елның 22 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыксыз булуы сәбәпле, комиссия утырышы бер үк вакытта Казан территориаль органы карамагындагы барлык районнар өчен видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырыш башында 2020 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне ваклап сату мәсьәләләре каралды.

Комиссия әгъзаларының башкарылган эш турында мәгълүматы тыңланды. Һәр районда мобиль төркемнәр эшен яңадан карарга тәкъдим ителде,чөнки әлеге эшнең нәтиҗәләре юк диярлек. Шулай ук халыкны, суррогат белән агуланмасын өчен сыйфатлы, легаль хәмер белән тәэмин итү зарурлыгына да игътибар юнәлтелде. Шуңа бәйле рәвештә, башкарма комитетларга лицензияләнгән сәүдә объектлары булмаган торак пунктларга чыгып сәүдә итү графигын яңадан карарга тәкъдим ителде.

Комиссия утырышы барышында халык арасында алкогольле һәм спиртлы сыеклыкны законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды, һәм «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен районның барлык хезмәтләре тарафыннан бу ресурсны кулланырга тәкъдим ителде. Белешмә өчен: 2020 елның 3 ае нәтиҗәләре буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Биектау һәм Лаеш районнарында яшәүчеләрдән бер генә мөрәҗәгать тә килмәгән, ә Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында 2 һәм 4 мөрәҗәгать килгән, шуларның берсе генә расланган.

Шулай ук утырышты катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасында Алкоголь базарын легальләштерүгә юнәлдерелгән сыра продукциясе белән сыраларны маркировкалау буенча сынау проекты старты турында мәгълүмат җиткерелде.

Куелган мәсьәләләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, Комиссия һәр районда эшләү өчен уртак чаралар планына төзәтмәләр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International